Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театры Мәскәү, Ульяновск, Чаллы шәһәрләрендә бары тик комедияләр күрсәтә
Тинчурин театры Мәскәү, Ульяновск, Чаллы шәһәрләрендә гастрольләре узачак. Алар театрның 90 еллык юбилее уңаеннан оештырыла.
Тинчуринлылар Мәскәү шәһәренең «Театр мимики и жеста» бинасында 6 мартта һәвәскәр драматург Ләйсән Әминованың «Яратам! Бетте-китте» җырлы-биюле комедиясен (режиссеры – Зөфәр Харисов), 7 мартта Шамил Фәрхетдиновның «Ай, былбылым!» моңсу комедиясен (режиссеры – Туфан Имаметдинов) күрсәтәчәк. Башлана - 19.00 сәгатьтә
1 мартта Ульяновск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә Салават Әбүзәровның «Хыялый» лирик комедиясе (режиссеры – Илгиз Мөхетдинов) тәкъдим ителәчәк. Башлана - 19.00 сәгатьтә
Тинчурин театры Чаллы шәһәренә дә гастрольләр белән бара. 12 мартта 14.00 һәм 18.30 сәгатьләрдә «Энергетик» мәдәният сараенда – «Ай, былбылым!» моңсу комедиясе, 13 мартта 14.00 һәм 18.30 сәгатьләрдә «КамАЗ» мәдәният сараенда Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Җан Баевич» трагикомедиясе (режиссеры – Илнур Гарифуллин) күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз