news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры «Мәдинә» спектаклен 18+ тамгасы белән чыгара

Тинчурин театры «Мәдинә» спектаклен 18+ тамгасы белән чыгара
Солтан Исхаков

Тинчурин театры «Мәдинә» спектаклен 18+ тамгасы белән чыгара, ни сәбәпле шулай куелуын театр алдан әйтми.

«Сәхнәдә шәрә йөрүчеләр дә, үбешүчеләр дә булмаячак. Режиссер андый сәхнәләрне үзенчә хәл итте. Барысы да аңлашылып тора. Ни өчен 18+ икәнен спектакльгә килсәгез, үзегез күрересез», – диде спектакльдә төп рольне башкаручы Резеда Сәлахова «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә.

«Тема четерекле. Монда үлчәүнең бер тәлинкәсендә – намус, иман, икенче якта – гөнаһ, җәза дигән нәрсә. Геройлар кайсы юлны сайлавын һәр кеше үзенчә аңлар», – дип дәвам итте ул.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов бу яшь чикләре белән ризалашып бетмәвен дә әйтте. «Бәлки тагын бер кат уйларбыз әле», – диде ул.

Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән «Мәдинә» спектаклененең жанры гыйбрәтле хәл дип куелган.

Спектакльнең композиторы – Эльмир Низамов. Рәссамы – Геннадий Скоморохов.

Спектакльнең премьерасы 7, 8 һәм 20 апрельгә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100