news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры кичәсендә мәрхүмнәрне Хәния Фәрхинең «Соңгы сөю» җыры белән искә алдылар

Тинчурин театры кичәсендә мәрхүмнәрне Хәния Фәрхинең «Соңгы сөю» җыры белән искә алдылар

Тинчурин театрында мәрхүм сәнгать әһелләрен Хәния Фәрхинең «Соңгы сөю» җыры белән искә алдылар

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт театрының 90 еллык юбилей кичәсендә театрда төрле елларда хезмәт куйган һәм бакыйлыкка күчкән сәнгать әһелләрен искә алдылар.

Хәния Фәрхи башкаруында «Соңгы сөю» җырын экраннарга чыгаргач, мәрхүмнәрне тамашачылар басып искә алды.

Җырның сүзләрен Тинчурин театрында эшләгән Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина язган. Хәния Фәрхи үзе дә 1985-1989 елларда Тинчурин театрында (1988 елга кадәр Күчмә театр) драма артисткасы булып эшләгән.

«Бакыйлыкка күчкән барлык сәнгать әһелләрен «Соңгы сөю» җыры белән искә алыйк», - дип әйттеләр бәйрәм кичәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100