news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры Казанның 2 нче татар гимназиясе белән хезмәттәшлек итә башлады

Тинчурин театры Казанның 2 нче татар гимназиясе белән хезмәттәшлек итә башлады
Фото: https://mincult.tatarstan.ru

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза куелды. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Мондый мөмкинлеккә белем бирү учреждениесе, театрыбызда уздырылган гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсында җиңү яулап, ия булды. Шул сәбәпле, безнең театр гимназияне шефлыкка алды, диелә хәбәрдә.

Хезмәттәшлекне рәсмиләштерүдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясенең директор урынбасары Илназ Зарипов катнашты.

Килешүне рәсмиләштергәннән соң гимназия укучылары өчен театр музее мөдире Розалия Чабатова экскурсия уздырды. Укучылар театр тарихы турында белде, шулай ук сәхнә артын, бутафория һәм костюмер цехлары белән танышты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot