Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театры Казан энергетика университетында спектакль күрсәтте
Казан дәүләт энергетика университеты студентлары үз залларында татар театры спектакле карый алган.
«Университетта Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Театр көне узды. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры уку йортының актлар залында «Беренче театр» комедиясен күрсәтте», дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат хезмәте.
«Бүген без беренче тапкыр театр көнен зурлап билгеләп үтәбез. Бу традициягә әверелер дип ышанам. Татарстанда яхшы театрлар күп, безнең университетта искиткеч сәхнә белән искиткеч зал бар», дип билгеләп үткән КДЭУ ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдвард Абдуллаҗанов спектакль башланыр алдыннан.
Ул артистларга һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җитәкчелегенә спектакльне күрсәтү өчен Казан энергоуниверситетын сайлаганнары өчен рәхмәт әйткән һәм алга таба да хезмәттәшлеккә өмет белдергән.
«Казан дәүләт энергетика университетының, техник югары уку йорты булуга карамастан, студентларга рухи һәм мәдәни тәрбия бирүгә зур игътибар итүләре күңелле хәл. Чөнки мәдәният һәм сәнгать, бигрәк тә театр, шәхесне үстерүдә мөһим роль уйный», - дип чыгыш ясаган театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Ул Эдвард Абдуллаҗановка хезмәттәшлек, театр сәнгатен, традицияләрен үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырган.
Студентлар спектакльгә билетларны «Пушкин картасы» буенча сатып алганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз