news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры Камал театрының Татарстан урамындагы бинасына күчә

Тинчурин театры Камал театрының Татарстан урамындагы бинасына күчә
Фото: © «Татар-информ» архивы

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Татарстан урамындагы бинасына күчә. Бу хакта «Интертат»ка Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр итте.

«Әйе, хәзерге вакытта документлар ясала. Без бу хәбәрне бик әйбәт кабул иттек. Үсәргә кирәк бит инде, анда мөмкинлекләр зуррак, ике зал бар: зур зал, кече зал. Аллаһ теләсә, матур гына итеп күчәрбез. Коллектив та әйбәт кабул итте. Күченү чоры гел тынгысыз була бит инде ул. Бер фатирдан икенчесенә күченгәндәге кебек. Андый гына әйберне узабыз инде. Настрой, оптимизм бар. Күченүнең төгәл датасы юк әле, әйткәнемчә, документ эше бара. Эше күп бит: камаллар үзләре китәргә, бинаны безгә тапшырырга тиеш, без үзебезнең бинаны тапшырырга тиеш», – дип сөйләде җитәкче.

Аның сүзләренчә, Тинчурин тетарының хәзерге бинасының киләчәге әлегә билгесез.

Тинчурин театры спектакльләрен әлегә үз бинасында куя. «Спектакльләр куела. Август, сентябрьдә монда эшлибез әле», – диде ул. Октябрь ае буенча төгәлләштереп сорауга ул: «Белмим әле, ничек килеп чыгар. Бәлки, хәзер әйтербез дә, икенчерәк килеп чыгар», – дип җавап бирде театр директоры.

news_right_1
news_right_2
news_bot