Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театры Ижевскида гастрольдә булды
Тинчурин театрының Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә зур гастроле узган. «Гастроль татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән оештырылды», дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат үзәге.
Кичә театр Ижевскиның Тимерьюлчылар мәдәният сараенда «Кияү урлау» комедиясен күрсәткән. «Ижаулар спектакльне зур кызыксыну белән карады һәм артистларны алкышларга күмде», ди оештыручылар.
Ижевскиның Муса Җәлил исемендәге татар китапханәсендә Тинчурин театры артистлары очрашу оештырылган. «Чулпан» үзешчән театры артистларына мастер-класс уздырылган.
Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, иҗади сәфәрләрнең төп максаты – театр ярдәмендә мәктәп укучылары, яшьләр арасында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз