Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театры һәм «Идел» журналы яшь драматурглар конкурсы үткәрә
Бәйгедә җиңеп чыккан авторның әсәре 2024 елда Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Идел» журналы белән берлектә «Язга хәтле яз» дип аталган төбәкара драматургия конкурсы үткәрә. Бәйге турында тулырак «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Проектның максаты – драматургиядә яшьләр арасында яңа исемнәрне ачу, татар театры өчен яңа әсәрләр иҗат итү, яшьләр арасында драматургларны үстерү, тәрбияләү. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов татар театрларында яшьләргә юл бирергә кирәклеген белдерде.
«Без яшьләр белән эшләргә тырышабыз. Глобальләшкән чорда татар телендә сөйләшергә, язарга, уйларга авыррак. Шуңа күрә яшьләргә юл бирергә кирәк. Татар телендә яңа идеяләр, яңа сюжетлар булса, алар куелырга тиеш», – диде Туфан Имаметдинов.
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлек мөдире Гөлназ Бәдретдин сүзләренчә, театрларга заманча кызыклы әсәрләр җитми.
«Хәзер замана тиз үзгәрә, яңа трендлар барлыкка килә. Яшьләре 50+ булган драматурглар яшьләрне нәрсә борчуын белеп бетерми, хәтта без дә белмибез. Шуңа без яшьләрнең үзләренә сүз бирәбез. Аннары заманча кызыклы әсәрләр дә җитми. Мәсәлән, бер классик драматургның әсәрен куймакчы идек. Тагын бер татар театры шул ук әсәрне шул ук көннәрдә куя булып чыкты. Без кисешәбез», – ди Гөлназ Бәдретдин.
Җиңүче театр укулары нәтиҗәсендә билгеле булачак. Җиңүче автор пьесасы буенча спектакль Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак. Җиңгән пьесаның өзекләре «Идел» журналында басылачак. «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова яшьләрне бәйгедә катнашырга чакырды. «Эшләрнең иң яхшыларын журнал битләрендә бастырачакбыз. Бездә әле пьесалар чыкканы юк», – диде ул.
«Тинчурин театры шундый тәкъдим белән чыккач, без дүрт куллап ризалаштык. Чөнки «Идел»нең төп максаты – яшьләргә юл бирү, мөмкинлекләр ачу. Хәзер талантлы, сәләтле яшьләр күп. Үзе генә язып, пьесаларын кешегә күрсәтмәүчеләр бар. Аларда ниндидер курку да булырга мөмкин. «Идел» журналы ике арадагы күпер. «Сез курыкмагыз. Әсәрләрегез барасы да режиссерлар кулына эләгәчәк», – дибез. Бәлки алар арасыннан драматурглар чыгар», – диде Рәмзия Галимова.
«Язга хәтле яз» бәйгесендә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган авторлар катнаша ала. Конкурска татар телендә язылган оригиналь пьесалар кабул ителә. Һәр автор, күп дигәндә, 3 пьеса җибәрә ала. Укыту программасы 2023 елның 20 декабрендә узачак. Әзер эшләрне 2024 елның 15 мартына кадәр кабул итәләр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы киләсе елның 30 апрелендә үткәрелер, дип көтелә.
Бәйгенең тулы нигезләмәсе белән сылтама аша танышырга мөмкин.
Конкурста катнашу өчен гаризаларны 2023 елның 15 декабренә кадәр tinchurinteatr1933@gmail.com һәм Idel-kazan@mail.ru адреслары буенча җибәрергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз