news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры гармунчысы Алмаз Ахуновның иҗат кичәсен үткәрде

Тинчурин театры гармунчысы Алмаз Ахуновның иҗат кичәсен үткәрде
Рузилә Мөхәммәтова

Тинчурин театры гармунчысының театр сәхнәсендә 10 еллыгы хөрмәтенә «Гармун моңнары үтсен йөрәккә...» исемле музыкаль кичә үткәрде. Концертны театр оркестры тәкъдим итте.

Күп конкурслар лауреаты Алмаз Ахуновны беренче иҗат юбилее белән котларга иҗатташ дуслары, туганнары белән бергә зал тутырып халык килгән иде.

Музыкаль кичәдә Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов, артистлар Гөлнара һәм Илнур Байназаровлар, Рәнис Габбазов белән Гөлия Сәгыева, «Зәкәрия» фольклор төркеме, Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле катнашты.

Кичә дәвамында сәхнәдә Ильям Камал җитәкчелегендәге театр оркестры һәм алып баручылар – Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов булды.

Тинчурин театрында эшләп килүче «Могҗиза» театр студиясе артисты Анель Имамиевның чыгышын да тамашачы озак алкышлады. «Могҗиза» - Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры каршында саләмәтлекләре чикле балалар өчен оешкан театр студиясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100