news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры драматургларны «Апуш» исемле робот турында пьеса язарга чакыра

Тинчурин театры Габдулла Тукайның әдәби музее белән берлектә драматурглар өчен «Софт татарча» театр лабораториясен башлап җибәрә. Драматургларның беренче очрашуы һәм робот белән танышуы 31 май көнне Габдулла Тукайның әдәби музеенда узачак.

«Лаборатория барышында драматурглар Тукай музеенда экскурсияләр алып барган «Апуш» исемле робот белән танышачак һәм шушы робот катнашкан пьеса язачаклар», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Лабораториянең максаты – татарча сөйләшүче робот катнашкан пьеса иҗат итү. Лабораториянең темасы – олы буын татар кешеләренең цифрлы техникага һәм яңа технологияләргә мөнәсәбәте. Лабораториянең кураторы – Тинчурин театрының баш режиссеры - Туфан Имаметдинов.

Катнашучылардан гаризалар 30 майга кадәр tinchurinteatr1933@gmail.com электрон почтасына кабул ителә. Катнашучының ни өчен әлеге проектта катнашырга теләве турында хат язуы яки портфолиосы булуы аеруча хуплана.

Проектның нәтиҗәләре 15 сентябрьдә – Тинчурин театрының яңа сезоны ачылган көнне игълан ителәчәк.

Лаборатория кысаларында язылган пьесаны да Туфан Имаметдинов үзе сәхнәләштерәчәк. Премьера Тинчурин театрында яңа сезонда узачак һәм быел Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елына багышланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100