Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театры директоры Камал театры бинасында беренче спектакль куелу көнен әйтте
Тинчурин театры Камал театрының Татарстан урамында урнашкан бинасында беренче спектакльне 22 октябрьдә куячак. Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, Татарстан урамындагы бинада репетицияләр бара инде.
«22 октябрьдә беренче спектакльне куябыз. Ул «Хыял артыннан» спектакле булачак. Безнең хәзерге бинада 19 октябрьгә кадәр спектакльләр куела. Ә Татарстан урамындагы бинада репетицияләр бара инде», – дип сөйләде ул.
Җитәкче сүзләренчә, әле күчү процессы башланып кына килә. «Эш күп әле. Документ эшләре күп», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, июль аенда Тинчурин театры Камал театрының Татарстан урамындагы бинасына күчәчәк, дип язган идек. Казанның Горький урамында урнашкан Тинчурин театры бинасының киләчәге әлегә билгесез булып кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз