news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры директоры «Алтын Трезини» премиясе дипломын кабул итеп алды

Тинчурин театры директоры «Алтын Трезини» премиясе дипломын кабул итеп алды
Тинчурин театрының матбугат үзәге

Кәрим Тинчурин театры «Алтын Трезини» V Халыкара архитектура премиясе дипломанты булды. «Кара пулат» операсының продюсеры, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтовка Санкт-Петербургта «Алтын Трезини» V Халыкара архитектура премиясе дипломын тапшырдылар.

«Тинчурин театрында һәм Болгар музей-тыюлыгында ачык һавада куелган «Кара пулат» опера-риваяте «Алтын Трезини» V Халыкара архитектура премиясенә тәкъдим ителгән иң яхшы эшләрнең берсе булып табылды. Опера «Театр декорациясенең иң яхшы гамәлгә ашырылган проекты» номинациясендә җиңде», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Алтын Трезини» V Халыкара архитектура-дизайн премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский катнашында Санкт-Петербургның Эрмитаж театрында узды.

  • Алтын Трезини Халыкара архитектура-дизайн премиясенә 2018 елда нигез салынган һәм Швейцариянең рус архитекторы Доменико Трезини (1670-1734) — Петербургның беренче архитекторы, Петропавловск соборын төзүче, унике коллегия бинасы һәм Петровский бароккосының башка шедеврлары хөрмәтенә аталган.
  • Премия Петербурглыларның Бөтендөнья клубы канаты астында бирелә. Премия рәисе — Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский. Премияне оештыручылар сүзенә караганда, бүгенге көндә «Алтын Трезини» дөньякүләм дәрәҗәдә, Доменико Трезининың сыны архитектура өлкәсендәге «Оскар» дияргә мөмкин, аңа ия булу өчен төрле илләрдән катнашучылар теләк белдерә.
  • Быел премиядә катнашу өчен 1123 гариза бирелгән.
  • Композитор Эльмир Низамовның Ренат Харис либреттосы буенча иҗат иткән «Кара пулат» операсының премьерасы 2015 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә узды. Опера «Яңарыш» Республика фонды ярдәмендә һәм инициативасы буенча куелган иде. 2022 елның маенда, җиде еллык тәнәфестән соң, спектакль кабат Тинчурин театры сәхнәсенә кайтты һәм тамашачыга Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан тәкъдим ителде.
  • 2022 елның августында «Кара пулат» операсы Болгар музей-тыюлыгы территориясендә ачык һавада күрсәтелде. Спектакль театр сәхнәсенең гадәти декорацияләрендә түгел, ә XIV гасыр Болгар тарих-археология комплексының уникаль Алтын Урда архитектура һәйкәле — ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булган Кара пулат фонында уйналды.
  • Кара пулат янында ачык һавада спектакль күрсәтү идеясен Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим итте.
  • Операда төп рольләрне Татарстанның атказанган артистлары Илүсә Хуҗина һәм Артур Исламов, яшь башкаручылар Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба һәм башкалар башкарды. Тинчурин театрыннан Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов һәм талантлы артистларыбыз Илнур Байназаров белән Зөлфәт Закиров та катнашты.
  • «Кара пулат» операсының режиссеры – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Георгий Ковтун. Операның Open-air варианты режиссеры – Илгиз Зәйниев. Опера Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры белән тәкъдим ителде.
  • Болгардагы Кара пулат бинасында заманча яктылык визуализациясе, 3D-maping кулланылды. Операны куюга әзерлек вакытында тарихи-мәдәни мирас объектын саклауга карата барлык таләпләр дә үтәлде.
  • Күптән түгел Тинчурин театрының «Ал яулык, зәңгәр шәл» спектакле «Алтын битлек»-2023 Россиянең төп театраль премиясенең лонг-исемлегенә керде һәм экспертлар тарафыннан «2021-2022 ел сезонының иң күренекле спектакле» буларак билгеләп үтелде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100