news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры быел Мансур Гыйләҗев һәм Шамил Фәрхетдинов комедияләрен чыгара

Тинчурин театры быел Мансур Гыйләҗев һәм Шамил Фәрхетдинов комедияләрен чыгара
Фото: Рамил Гали

Тинчурин театры быел Мансур Гыйләҗевның «Көлмәгез, мин үләм» һәм Шамил Фәрхетдиновның «Ай былбылым» комедияләрен чыгарачак.

«Без сезон ахырына кадәр ике премьера чыгарырга телибез. «Ай былбылым» әсәренең репетицияләренә тотындык. Анда өлкән буын артистлары катнаша. Без аны 26 октябрьгә чыгарырга планлаштырабыз», – диде театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов «Татар-информ»да сезон ачылышына багышланган матбугат конференциясендә.

Фото: © Рамил Гали

«Бу комедия. Моңсу комедия. Без аны комедия итәрбез һәм халык яратсын өчен барысын да эшләрбез», – диде өлкән буын артистлары белән куелган комедиядә катнашучы Татарстанның атказанган артисты Сәлим Мифтахов.

Икенче премьера – Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелачак комедия декабрь башында чыгарга тиеш.

Тинчурин театрының юбилей сезоны 15 сентябрьдә «Идегәй» дастаны белән ачылачак.

6 ноябрьдә театрның 90 еллык юбилеена багышланган зур концерт булачак. Режиссеры – Камил Гатауллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot