news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры беренче тапкыр Брянцев исемендәге театрның халыкара фестиваленә бара

Театр 90 еллык тарихында тәүге тапкыр әлеге фестивальдә катнаша.

Тинчурин театры беренче тапкыр Брянцев исемендәге театрның халыкара фестиваленә бара
фото: Владимир Васильев/архив

24-26 майда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 90 еллык тарихында беренче тапкыр Санкт-Петербург шәһәренең А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивалендә катнашачак. Тинчуринлылар Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган «Ашина» мистик драмасын тәкъдим итә.

«Тинчурин театрының әлеге фестивальдә катнашуы — зур дәрәҗә һәм театр тарихының яңа битен ачу», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Халыкара фестиваль – ул халыкара тәҗрибә. Бу безгә үзебезнең шәхси, эчке чикләрне киңәйтергә һәм башка илләрнең театр дөньясы ничек яшәгәнен күрергә мөмкинлек бирә. Фестивальдә катнашу өчен илебезнең коллектив тәҗрибәсен, трагик тарихын үз эченә алган «Ашина» мистик драмасы сайлап алынды. Аны Гафури исемендәге Башкорт драма театры режиссеры Илсур Казакбаев куйды. Мин аның эшләрен күрдем, шуңа чакырдым», – ди Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов.

«Читтәге режиссерларны чакыру артистларга һәм театрга башкаларга охшамаган, үзгә карашлы режиссер белән эшләргә мөмкинлек бирә, шулай ук үсеш өчен өстәмә стимул булып тора. Гомумән алганда, бу театрның күпкырлы булуын күрсәтә, артистларны да, театрны да төрле яклап баета», - ди ул.

  • А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театры — Россиянең иң өлкән, көчле ТЮЗы. Шушы Халыкара фестиваль — Россиядә иң танылган, иң дәрәҗәле фестивальләрнең берсе. Быел фестивальнең юбилей елы, ул 25 нче тапкыр уза.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100