news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры артистлары актер Гата Нуруллинны туган ягында искә алган

Тинчурин театры артистлары актер Гата Нуруллинны туган ягында искә алган
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте

Кичә Лаеш районы Атабай авылында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры ТАССРның халык артисты Гата Нуруллинны искә алды. Исән булса, аңа быел 100 яшь тулган булыр иде.

«Искә алу чарасында катнашучылар Гата Нуруллин каберен зиярәт кылды, Наил хәзрәт дога укыды. Искә алу чарасы Атабай авылы мәдәният йортында дәвам итте. Анда кунакларны, мәдәният йорты мөдире Гөлфия ханым каршы алды. Чарада Гата Нуруллинның туганнары, авылдашлары катнашты. Артистлар Гата Нуруллин белән эшләгән елларны сагынып, зур хөрмәт белән искә алды», - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Мәдәният йортындагы истәлекле очрашу театрның гимнына әверелгән һәм Гата Нуруллин сүзләренә язылган «Картаямыни соң йөрәк?» җыры белән тәмамланган. Искә алу чарасын театрның музей мөдире Розалия Чабатова оештырган.

«Искә алу кичәсе онытылмаслык булып, тарих битләрендә үз урынын алыр. Гата Нуруллинның туганнары, авылдашларына чарада актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез», - диелә хәбәрдә.

  • Нуруллин Гата Исай улы - 1923 елның 9 маенда Лаеш кантоны Ябынчы авылында туган. 2001 елның 10 февралендә Казанда вафат.
  • 1949 елда Татар театр училищесен тәмамлый һәм Татар республика күчмә театрына кабул ителә. Бер үк вакытта режиссёр да, драматург та була. М.Фәйзинең «Галиябану» пьесасы буенча Нуруллин куйган спектакль РСФСР Мәдәният министрлыгы дипломы белән бүләкләнә (1959). Нуруллинның «Вөҗдан» пьесасы буенча куйган спектакле Татар республика күчмә, Оренбург татар, шулай ук Башкортстан театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән бара.
  • 1969–1989 елларда Татар республика күчмә театрында шактый гына образлар иҗат итә: Нури («Өти балак», Ю.Әминев), Хак («Тынгысыз төн», Г.Мөхәммәтшин), Исак («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш), Ягъфәр («Айгөл иле», М.Кәрим), Ашот Ашотович («Күктән төшкән бәхет», Н.Асанбаев), Сираҗи («Туйлар узгач», Р.Батулла), Нариман («Үзебез сайлаган язмыш», Т.Миңнуллин) һ.б.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100