news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры артистлары Айдар Җаббаров белән Исхакый буенча спектакль куярга хыяллана

Тинчурин театры артистлары Айдар Җаббаров белән Исхакый буенча спектакль куярга хыяллана
Михаил Захаров/архив; Әлмәт театрының матбугат үзәге, Татьяна Афонина

Тинчурин театры артистлары Айдар Җаббаровның үз театрларына килеп спектакль куюы турында хыяллана.

«Бөтен татар театрларында Исхакый әсәрләре буенча спектакльләр куелсын иде. Аны Айдар Җаббаровтан да яхшырак куя алучы юктыр. Безгә дә килеп куйсын иде», диде Зөлфия Вәлиева сәхнәдәшләре теләген җиткереп Әлмәт театрының «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен карагач.

«Мин хәтта бу спектакльне карагач, Айдар Җаббаров Гаяз Исхакыйны шулкадәр нечкә тоемлый, әллә җаннар күчеше бармы икән, дип тә уйлап куйдым», диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Безнең театрда да тарихи әсәрләр дә, татар әдәбияты классикасы да куела. Гаяз Исхакый әсәрләрендә дә уйныйсы килә», диде ул.

Кичә Камал театрының зур сәхнәсендә Әлмәт театры Гаяз Исхакыйның шул исемдәге әсәре буенча куелган «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрен күрсәтте. Спектакльнең режиссеры – Айдар Җаббаров. Спектакль аншлаг белән үтте, коллектив бик күп мактау сүзләре ишетте.

Камал театры сәхнәсендә Гаяз Исхакый әсәрләре нигезендә Айдар Җаббаров куелышында «Тормышмы бу» спектакле бара. Әлеге спектакль «Алтын битлек» номинанты иде.

Тинчурин театры соңгы елларда күп төрле режиссерлар белән актив эшли башлады. Театрга баш режиссер булып Туфан Имаметдинов килгәч Илгиз Зәйниев, Венгриядән килгән татар режиссеры Сәрдәр Тагировский, Алмаз Садриев, ГИТИСта укучы Камил Гатауллин, Илнур Гарифуллиннар спектакльләр куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100