news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры Әмирхан Еники хикәяләре буенча спектакль-дәрес чыгарды

Тинчурин театры Әмирхан Еники хикәяләре буенча спектакль-дәрес чыгарды
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры чираттагы спектакль-дәресен тамашачыга тәкъдим итте. «Сезне ватан онытмас» дип аталган бер пәрдәлек мелодрама язучы Әмирхан Еникиның Бөек Ватан сугышы темасына багышланган өч хикәясен берләштергән.

«Әмирхан Еникиның бик эчтәлекле хикәяләрен бергә кушып ясалган спектакль килеп чыкты. Ул спектакльдә Бөек Ватан сугышы чоры да күзаллана һәм бүгенге көнебез дә чагылыш таба. Бу сугышның нинди афәт китерүен күрәбез», – диде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов журналистларга спектакль алдыннан.

«Спектакль-дәрестә Әмирхан Еники хикәяләрен җанландырып кына калмыйбыз, һәр өч хикәя тулаем аерым әсәр булса да, без аны бүгенге яшьләрнең сугыш темасын күзаллавын күзәтеп берләштердек», – диде спектакльнең режиссеры Зөлфәт Закиров.

Инсценировка авторы Шамил Фәрхетдинов язучының «Бала», «Кем җырлады?» һәм «Ана һәм кыз» хикәяләрен алган.

Инсценировка мәктәптә ватанпәрвәрлек дәресе форматында эшләнгән. Югары класс укучылары Бөек Ватан сугышы чорын искә ала һәм хикәяләрне сәхнә күренешләрендә уйныйлар.

Спектакльдә ике составта театрның яшь артистлары Альбина Гашигуллина, Эльвина Кәримова, Зәринә Сафина, Әдилә Хәсәнова, Эдуард Никитин, Илмас Насретдинов, Булат Зиннәтуллин, Айдар Фәтхрахмановлар уйный. Укытучы ролендә Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова һәм Диләрә Фәттахова.

Әлеге спектакль февраль-март айларында Яшел Үзән, Чистай, Кайбыч, Васильево, Түбән Кама, Чаллы мәдәният сарайларында да күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot