news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры Айтматов әсәре буенча куелган «Ал яулыклы язмышым» спектаклен тәкъдим итә

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры кышкы сезон премьерасын – «Ал яулыклы язмышым» спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инсценировка авторы һәм куючысы – Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров. Спектакльне элеккеге Камал театрының Зур залында (Татарстан ур., 1) 23, 24 һәм 25 гыйнвар көннәрендә карарга мөмкин булачак.

Спектакль – Чыңгыз Айтматов әсәре буенча югалган мәхәббәт тарихы. 1961 елда басылган повесть тексты бүгенге көн шартларында актуаль кеше сайлаулары призмасы аша ачыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot