news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин исемендәге паркта «Парк каһарманнары» проектының бу елдагы соңгы очрашуы үтә

Шимбә көнне, 29 августта, Тинчурин исемендәге паркта волонтерлар өчен «Парк каһарманнары» проектының соңгы очрашуы уздырыла, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Катнашучылар менеджер белән бергә паркны карап йөргәннән соң, куаклар янында үсә торган чүп үләннәрен утау эше белән шөгыльләнәчәк.

Очрашу 10:00 сәгатькә билгеләнгән. Катнашучыларны фонтан янында көтәләр. Оештыручылар волонтерларга үзләре белән уңайлы эш киеме алырга яки киеп килергә киңәш итә.

Чарада катнашу өчен Казан парклары сайтында яисә «Добро.РФ» платформасында теркәлергә кирәк.

Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot