news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчуринлылар Себер якларына барырга җыена
Апрель аенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Себер якларына зур гастрольләргә чыгып китәргә җыена
Скопировать ссылку
(Казан, 5 март, “Татар-информ”). Апрель аенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Себер якларына зур гастрольләргә чыгып китәргә җыена. “Себер-2010” дип аталган маршрут кысаларында 19 шәһәрдә: Ижау, Пермь, Екатеринбург, Төмән, Омск, Куйбышев, Томск, Ачинск, Лесосибирск, Красноярск, Мариинск, Кемерово, Новосибирск, Татар, Ялутор, Щадрин, Чиләбе, Өфе, Туймазыда Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган спектакльләр куелачак. Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” мелодрамасы әлеге шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребезгә тәкъдим ителәчәк. 4 апрельдән 22 кадәр татар театрын сөючеләр рухи яктан ял итә алачак, дип ышана Тинчурин театры артистлары. Әлеге спектакльдә сугыш вакытында гашыйк парның чиста, саф мәхәббәтләре турында сүз бара. Мелодрама 1997 елда РФнең атказанган, ТРның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова тарафыннан сәхнәләштерелә. Бүгенге көндә әлеге пьеса актуальлеген югалтмый, тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә. Бу турыда К.Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2