news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчуринлылар “Хәтер эстафетасы”на чыга

Чара Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында уздырыла

 (Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). 27 февраль 14.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы “Хәтер эстафетасы”на чыга. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана һәм Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында уздырыла. Эстафета Икенче Бөтендөнья сугышында Җиңүнең 70 еллыгына кабул ителгән проектның бер пункты булып, аның кысаларында чаңгы һәм чана шуу, күңелле стратлар уздыру күздә тотыла, дип хәбәр итә әлеге театрның матбугат хезмәтеннән Рузалия Тимербаева.

news_right_1
news_right_2
news_bot