news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчуринлылар бер көндә Тукай иҗатына бәйле ике спектакль күрсәтте

Спектакльләр бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан сәхнәләштерелде.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Иртәгә, 26 апрельдә, татар халкы бөек улы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан бүген тинчуринлылар Казан мәктәпләре укучыларына шагыйрь иҗатына бәйле ике көндезге спектакль күрсәтте. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, башта балаларга Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Шүрәле-online” әкияте тәкъдим ителде. Укучылар Тукайның “Шүрәле” әкиятендә тасвирланган серле карурманда, кайчандыр исемнәре телдән төшмәгән ягымлы әкият каһарманнары – Камыр батыр, Шүрәле, Убырлы карчык, Су анасы һәм Дию пәрие белән танышты. Соңрак укучылар Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Сөй гомерне!” шигъри драмасын тамаша кылды. “Сөй гомерне!” - Г.Тукайның “Исемдә калганнар” (1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән драма. Спектакльгә шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар да кертелгән. Бу Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә. Шигъри драманың премьерасы 2011 елда булды. Аның режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Театр әлеге спектакль белән Россия төбәкләрендә генә түгел, ә чит илләрдә - Бельгия, Төркия, Финляндиядә дә булып кайтты.

Спектакльдән соң Тукай әкияте геройлары - Су анасы белән Шүрәле катнашында интерактив уен оештырылды. Укучылар шагыйрьнең әдәби мирасына багышланган интеллектуаль викторинада катнашты. Чара Тукайның "Туган тел" җырын башкару белән төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100