news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчуринга бәйле ядкарьләр әле табылачак – күргәзмә авторы Эльмира Низаметдинова

Кичә Татарстан Республикасы Милли музеенда Кәрим Тинчуринның 130 еллыгына багышланган «Сүнмәс йолдыз» күргәзмәсе ачылды.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кәрим Тинчуринга бәйле документлар киләчәктә дә табылачак әле, дип саный Салих Сәйдәшев музее директоры, Кәрим Тинчуринның 130 еллыгына багышланган “Сүнмәс йолдыз” күргәзмәсенең концепция авторы Эльмира Низаметдинова.
“Мин һәрвакыт әйтәм, гаиләдә ниндидер кадерле ядкарь, документ саклана икән, аны әле оныклар саклар да, бәлки, ә аларның балалары чыгарып ташларга мөмкин. Моңа, әнә, чүплеккә ташланган Орлова белән Александров архивы мисал булып тора”.

Искәрмә. Эльмира Низаметдинова кино йолдызы Любовь Орлова белән режиссер Григорий Александровның югала язган архивы турында әйтә.

“Безгә кешеләр кадерле экспонатларны китерәләр. Күп түгел, әмма китерәләр. Хәтта Пушкин чорындагы ядкарьләр дә табылып торганны, Салих Сәйдәшев белән Кәрим Тинчурин чоры бит әле янәшәдә генә. Бардыр андый документлар”, - ди Эльмира Низаметдинова.

“Әгәр кемдә дә булса, нәрсә дә булса сакланган икән – музейга китерегез! Биредә ул югалмаячак. Музей фондларында саклау өчен шартлар тудырылган. Музей аларны экспозицияләренә куячак”, - дип, халыкка мөрәҗәгать итә музей хезмәткәре.

Мәгълүмат өчен. Кичә Татарстан Республикасы Милли музеенда Кәрим Тинчуринның 130 еллыгына багышланган «Сүнмәс йолдыз» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә - Тинчурин театры белән Милли музейның уртак проекты. Күргәзмәгә Милли музей фондларында, Салих Сәйдәшев музеенда һәм Тинчурин театрында сакланган ядкарьләр куелган.

Күргәзмә 8 декабрьгә кадәр эшләячәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100