news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин үзгәрә: югалтумы зуррак, табышмы? - "Ватаным Татарстан" газетасы

Театрның дәрәҗәсен сак­лап калу ягында булып та, режиссер алып барган сәясәт белән килешмәү­че­ләр дә шактый.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”, "Ватаным Татарстан", Гөлинә Гыймадова). Кәрим Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театрындагы хәлләр мәгълүм мәсәлдәгечә: директор арбаны үз ягына, режиссер үз ягына тарта. Тарткалашның бөтен авырлыгын исә коллектив күтәрә. Шунысын да әйтик: алар икегә бүленгән. Бер ягы нинди дә булса үзгәреш көтә, икенчесенең театрның статусын элеккечә саклап каласы килә. Әмма театрның исемен үзгәртү, ягъни аңа музыкаль дигән сүзне өстәү – күптәннән җыелып килгән проблемаларны хәл итәрме?

Тинчурин театры нигезендә музыкаль театр оеша дигәч, та­тар җәмәгатьчелеге моңа кар­шы чыкты. Чөнки моннан бер­ничә көн элек кенә зур авырлык белән “Казан” милли мәдәният үзә­генең таркалуы турындагы хә­бәрне кабул иттек. Безнең дис­тәләрчә еллар кысанлыкта яшә­гән китапханәне дә яңа биналы итәсе килә, ләкин милли үзә­гебезне таркату хисабына түгел бит инде. Хезмәткәрләр әйтүен­чә, ноябрьдән шәһәр фи­лар­мо­ниясе аерым оешма, му­зей ае­рым оешма булып яши башлая­чак. Инде Тинчурин те­атры хи­сабына Казан музы­каль театрлы булмакчы.

Без, беренче чиратта, коллек­тив белән аңлаштык. Ләкин күп­челек ни директор, ни режиссер белән конфликтка керергә те­лә­мәгәнлектән, фикерләрен исем­сез чыгаруны үтенде. Шул ук ва­кытта Исламия Мәхмүтова, Артем Пискунов, Резедә Сә­ла­хова, җәм­гысы 30лап кеше театр­ның элек­кеге статусын саклап калу ягында. Театрның дәрәҗәсен сак­лап калу ягында булып та, режиссер алып барган сәясәт белән килешмәү­че­ләр дә шактый. Шуларның берсе: “Мине эшкә алганда ук Рәшит Заһидуллин, театрны му­зыкаль итүгә ирешәчәкмен, диде. Шуңа күрә монда калдым. Ә нә­тиҗәдә? Без, бер төркем артист, иң эшләр вакытыбызда эшсез утырабыз. Безнең театрга башка режиссерлар килми, театр – кри­зиста. Безнең дә башка режиссер­лар белән эшлисе, тәҗрибәләрдә катнашасы килә. Әмма режиссер башкаларны театрга кертми. Нәтиҗәдә без тагын яңалыктан коры калабыз. Безнең эшлисе, театрны шушы сазлыктан тартып чыгарасыбыз килә. Соңгы спектакльләрне күр­дегезме? Алар хәзерге заманнан ун елга артта калган бит”.

Итәк кисеп, җиң ялгау

Тинчурин театры статусын сак­лап калырга теләүчеләр исә монда режиссерның гаебе юк дип саный. Спектакльләр адәм көлкесе кү­ләмендәге бюджетка чыгарыла, декорациядә һаман да шул бер үк әйберләр әйләнеп йөри, диләр. Шулай ук, үзгәреш­ләрдән соң, бинага урыс телендәге әсәрләр дә үтеп ке­рәчәген ис­кәртәләр.

Театр тәнкыйтьчесе Илтани Илялова исә, музыкаль театрның асылын аңламаган килеш үзгәр­түләргә алыну – татарның музыкаль театр булдыру идеясен дә, эш­ләп килгән драма театрын да юк итүгә китерә, дип саный. "Тинчурин театрында болай да музыкаль спектакльләр шактый. Шуңа күрә аны драма һәм комедия театры сыйфатында сакларга кирәк. Әгәр инде музыкаль театр кирәк булса, яңа театр оештырырга кирәк. Чөнки Тинчурин театрында драма артистлары эшли. Ә музыкаль театр – бөтенләй башка юнәлештә эшли торган оешма ул. Мәскәүдә музыкаль театрлар бар. Сез алар­ның афишаларын ачып карасагыз, бөтенләй башка юнә­лештә эшләгәннәрен аңларсыз. Мәс­кәү­дә генә түгел, дөньяда оперетта театрлары шактый. Ләкин бит анда икенче юнәлештә укыган артистлар эшләргә тиеш. Тинчурин театрында – драма артистлары. Миңа калса, бөтенләй яңа театр төзергә кирәк. Мәсьә­ләнең тагын бер мөһим ягы бар. Музыкаль театр өчен әсәрләр җитәрлекме? Монда мисалга Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшев әсәрләрен китерергә ашыгалар. Аларның нигезендә драма ята бит! Ә музыкаль спектакльдә нигездә музыка булырга тиеш! Бүген безнең чиста музыкаль театр өчен әсәрләр юк. Шуңа күрә үзгәртүгә бик уйлап алынырга кирәк. Ашыгып, кабаланып, фәрман үтәү өчен генә алынсак, без татар театрын юкка чыгарачакбыз. Әйдәгез, башта сынап карыйк. Берничә әсәр чыгарыйк та, карыйк: тамашачы йөрерме аңа, юкмы? Монда бит сүз бөтенләй икенче әйбер турында бара. Тинчурин театры нигезендә музыкаль театр ясарга ярамый. Шуңа күрә, бәлкем, башта Опера театрында оперетталар куеп караргадыр? Моның өчен башта заказ белән заманча оперетталар яздыру кирәк. Аннан килеп, мин кистереп кенә, тамашачы музыкаль театрга йөрер, дип әйтә алмыйм. Музыкаль театр­да композитор эшләргә тиеш. Сәйдәш Тинчуринда эшләгән кебек. Андый композитор бармы без­дә? Булса, иң әүвәл, драма театрын җимергәнче, аның әсәр­лә­рен сынап карарга кирәк. Бүген Камал театры, Тинчурин театры, Яшь­ләр театры музыкаль спек­такльләр куя, ләкин бит алар оперетта түгел. Драма артистларын оперетта уйнату – сез моны ничек күз алдына китерәсез? Үзен­нән-үзе кадр­лар­ны кыскарту, яңа кадрлар алу мәсьәләсе килеп туа. Музыкаль юнәлештәге ар­тистлар исә Казанда әзерлән­ми. Училищеда да, мә­дәният институтында да драма артистлары әзерлиләр. ГИТИСта татар музыкаль театр артистлары әзерләү курслары ачыйк иң әүвәл. Бездә һәрвакыттагыча мәсьәләне хәл итүне баштан түгел, койрыктан башлыйлар".

Режиссер Әхтәм Зарипов та драма артистларының мондый үзгәрешкә әзер булуына шикл­әнә. Шул ук вакытта ул театрны җан­ландырып җибәрү ягында. "Театр җитәкчелегенең иҗади юнәлеш һәм статусны үзгәртергә уйлавы миндә шикле уйлар тудырды. Иҗат юнәлешен үзгәртергә омтылу гаеп түгел, әлбәттә. Бу миңа бакчада бәрәңге уңмый башлагач, җирне ашлап, орлыкны алмаштыру урынына чәчәк утыртуны хә­терләтте. Әлбәттә, чәчәк матур, әмма ул өстәлдәге ризыкны алмаштыра алмый. Драма театры спектакльләре – тамашачы өчен бүгенге көннең ризыгы. Театрның иҗади юнәлешен үзгәртергә теләү кемнеңдер капризыннан чыгып кына булмавы туасы көн кебек ачык булса да, әүвәл спек­такль­ләрнең орлыгын яңарту, репертуар турында хәстәрлек күрү кирәк иде. Үз, ягъни кесә авторың булу эшне җиңеләйтсә дә, сыйфатка зыян ясый. Бу – һәр театр өчен дә афәт, шул ук академия театры өчен дә. Бу – ничә еллар буена театрларыбызда авторларның фамилиясе үзгәрмәве мисалында да раслана. Бер үк авторларның кат-кат сәх­нәгә менүе дә театр сәнгатенең яшәешендә үсеш күрсәткече түгел. Авторлар төрле булып, алар кү­тәргән мәсьәләләр чор конфликтларына таянса, театрның статусын үз­гәртү хаҗәте булмас иде. Заманында бер үк бинада ике театр яшәгән ич. Ә театрның статусын үз­гәртү – башта пәлтә алып, шуңа кешесен эзләүне хәтерләтә. Кая соң безнең Верди, Штраусларыбыз? Куелмый яткан әсәрләре кайда алар­ның? Миңа калса җитәк­челек­нең бу авыруына бер генә дәва бар: репертуарны һәм режиссураны кыю рәвештә үзгәртергә кирәк. Чәчәк матур булса да, табының мул булганда гына матурлык күзгә чалына.

Язучы Рабит Батулла исә музыкаль драма театры кирәклеген моннан дис­тәләрчә ел элек кү­тәр­гәнен ис­кәртә. "Музыкаль театр булдыру мәсьәләсен моннан 15 еллар элек үк күтәргән идем инде. Ул Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев исемендәге музыкаль драма һәм комедия театры дип аталырга тиеш. Чөнки Тинчурин иҗаты Сәй­дәштән башка була алмый. Музыкаль театр булгач, билгеле инде труппаның музыкаль артистлар белән тулылануы, оркестры булуы кирәк. Хәзерге артистлар эшсез калмаслар, массада йөрерләр... Ә бит җырлый, бии алмаган артист театрда булырга да тиеш түгел. Димәк аның артистлыгы чамалы. Бу инде – сәнгатьнең рәхимсез­ле­ге. Гел музыкаль әсәр куярга дигән бурыч йөкләнми бит әле аларга. Ки­ләчәктә исә музыкаль театр артистларын Мәскәүдә укытуны көй­ләргә яки үзебездә оештырырга кирәк булыр. Музыкаль театр артистлары бии дә, җырлый да, уйный да белергә тиеш. Аның шарты шулай. Җырлый белеп, уйный бел­мәсә, ул каткан опера театры була. Уйный белеп, җырлый алмаса, музыкаль театрда эшли алмый. Ниш­ләтәсең инде, сәнгать корбаннар таләп итә".

Яңасы булмагач, искесе дә ярар

Композитор Эльмир Низамов, яңа бина төзелмәгәч, бу яңа­лыкны кабул итәргә кала, дип саный. Аның әйтүенчә, консерватория әзер­ләгән белгечләр ничә еллар буе эшсез йөри. "Зур биналы, зур сәхнәле, заманча театр төзелсә, тагын да яхшырак. Ләкин бүгенге хәлебез­дән чыгып, яңаны төзеп булмау да аң­лашыла. Шуңа күрә Тинчурин театрына шундый реформация ясау отышлы дип уйлыйм. Мин моны Тинчурин театры бинасында яңа театр ачу дип кабул итмим. Бу – театрның репертуар сәясәтен үз­гәртү һәм музыкаль якка бору. Аң­лавымча, коллектив эшләвен дә­вам итә, әмма аларга музыкантлар, артистлар өстәлә һәм репертуарында күб­рәк музыкаль әсәр­ләргә игътибар булачак. Чөнки Казанда музыкаль театр кирәк дигән сүз күптән бара. Ә бу үзгәрү театрга да файда булыр дип ышанам. Сер түгел, ул бит күптәннән Камал театры шәүләсендә яши. Ә монда аның үз исеме, үз репертуары, үз йөзе булачак. Шул яктан бу үз­гәрүгә яхшы карыйм. Әлбәттә, яңа бинада театр оешса, тагын да әй­бәт, ләкин бу мөмкин түгел. Бәлки бу юнәлеш тамашачы игътибарын яуласа, кайчан да булса, яңа биналы музыкаль театр да оешыр иде".

Театр белгече Нияз Игъламов исә башта тамашачыга музыкаль театр кирәкме-юкмы икән­леген тикшереп карарга кирәк дигән фикердә."Туксанынчы елларда милли опера бар иде, мюзикллар да куелды. Тамашачы аңа йөрде. Соң­гы елларда Тинчуринда “Кара пулат” дигән музыкаль әсәр барды һәм аңа бик яратып йөрделәр. Һәм ул театр өчен яңа тамашачы иде. Ләкин нигәдер театр ул эшне дә­вам иттермәде, спектакль репертуардан төште. Музыкаль театр кирәк­ме безгә, юкмы икәнен аңлар өчен, берничә спекталь куеп сынап карау зарур", - ди.

Музыканың милләте юк, имеш...

Бу мәсьәләгә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтовның ачыклык кертүен сорадык. Ул сүзен Тинчурин театры турында дөрес булмаган мәгълүмат тараталар дип башлады. "Музыкаль театр ясыйлар да, имеш, Тинчурин театры бетә. Бу – ялгыш мәгълүмат. Гомергә дә алай була алмый! Музыкаль драма театры оештыру турында сүз бара. Бу исә – драма әсәрләре куелачак, алар­га өстәп, елына 1-2 музыкаль әсәр куелачак дигән сүз. Безнең музыкаль артистларга штатта урын бар. Өстәлемдә яңа дүрт музыкаль әсәр ята. Болар – бер-берсен тулыландыра торган әй­берләр. Афишадан күрерсез: 24 ноябрьдән төнге оперетталар куя башлаячакбыз. Театр белән түгел, башка коллектив белән. Ул кичке сәгать 9да булачак. Төрле татар арияләре, башка милләт әсәрләре яңгыраячак. Музыкаль татар драма театрында татар әсәрләре куела, ә уртак проектларда урыс әсәр­ләре дә бар. Бездә 2013 елдан бирле дирижер штаты буш тора. Ә бит шул елда ук чыккан карар белән күптән инде безгә өстәмә 17 яңа штат берәм­леге бирелгән иде. Лә­кин артистларны директор җый­мый. Мин үзем дә башка ре­жис­серларның керүен бик телим. Ләкин бу да миннән тормый", - диде.

Режиссер Рәшит Заһидуллин, сүз минем турыда бармый, татар театры турында бара, коллектив белән сөйләшегез, дип әйтү белән чикләнде. Күренгәнчә, инде театр­ны үзгәртү эшләре башланган. Аның файдасы күбрәк булырмы, зыянымы? Шушы театрда беренче спектакльләре бе­лән үк үз тамашачысын тапкан режиссер Резедә Гарипова, исем алмаштырып кына, берни дә үзгәрми, дигән фикердә. Театр­ның эчке проблемалары күп һәм алар музыкаль театр булып кына юкка чыкмый, ди ул. Әлеге проблемаларны хәл итү өчен, режиссер белән директорның үзара ки­лешеп эшләве кирәк. Сер тү­гел, татар җәмәгатьчелеге театрдагы кискенлек турында хәбәр­дар, әм­ма ул режиссер белән директорны күзәтүдән башканы эш­ләмәде. Һәм мондый вәзгыять, кызганыч, бер Тинчурин театрында гына түгел. Һәр очракта гаеп атта да, тәртәдә дә. Менә инде чуан тулды һәм шартлау чигенә җитте. Нәтиҗәдә нәрсә булыр? Безнең карашка, консерватория тәмамлаган студентларга эш урыны ничек булмаган, шулай булмаячак та. Чөнки Тинчурин театры драма театры булудан туктамаячак. Музыкаль ди­гән өстәмәне алар аренда юлы белән хәл итмәкче. Әйтик, Данияр Соколов оркестры, йә булмаса башка коллектив хисабына. Ләкин театр элеккечә драма театры булып та яши алмаячак. Кон­сер­ва­ториянең опера студиясе җитәк­чесе Әлфия Җаббарова шуңа күрә Казан консервато­риясенең үз музыкаль театры булу кирәк дип саный. Итәк кисеп, җиң ялгау кемгә кирәк, алай булгач?

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100