Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин юбилеена багышланган яңа күргәзмә музейда театр рухын торгыза
Татарстанның Милли музеенда Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел булуга багышланган «Сүнмәс йолдыз» күргәзмәсе ачылды.
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар театрына нигез салучыларның берсе - драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел булуга багышлап оештырылган Концепция авторы, Сәйдәш музее директоры Эльмира Низаметдинова сүзләренә караганда, биредә күргәзмәгә Милли музей фондларында, Салих Сәйдәшев музеенда һәм Тинчурин театрында сакланган ядкарьләр куелган.
Күргәзмәдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстан Республикасы Милли музей фонларында сакланган, моңа кадәр күрсәтелмәгән кызыклы һәм уникаль экспонатлар тамашачы игътибарына беренче тапкыр тәкъдим ителә. Алар арасында – спектакльләрдән декорацияләр фрагментлары, киемнәр, реквизитлар, шулай ук драматургның һәм башка театр эшлеклеләренең шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, документлары. Күргәзмә шулай ук Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының бөек драматург тарафыннан нигез салынган традицияләрне дәвам иткән бүгенге иҗат эшчәнлеге турында сөйли.
Күргәзмә ачылу тантанасында К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Татарстан Милли музееның директор урынбасары Светлана Измайлова, театр артистлары катнашты.
"Кәрим Тинчурин исемен йөртү безнең өчен зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык та” - дип башлады сәламләү сүзен Фәнис Мөсәгыйтов. Ул Тинчурин юбилее хөрмәтенә республикада зур чаралар уздырылуын билгеләп узды.
Светлана Измайлова күргәзмәне: “Музей ул - тавышсыз фактлар булса, бүгенге күргәзмәдә тере традицияләр, рухи эмоцияләр өстенлек итә”, - дип бәяләде. Ул бу күргәзмәнең Милли музейда икенче проект булуын билгеләп узды һәм 2006 елда татар профессионал театрының 100 еллыгына оештырылган “Театр магиясе” проектын искә алды.
“Бу – Тинчурин театры белән Милли музейның уртак проекты. Биредә моңарчы экспозициягә куелмаган экспонатлар да бар. Салих Сәйдәшев музее ремонтта булу сәбәпле, хәзер фондта гына сакланган экспонатларны да чыгардык. Репрессия чорына багышланган документларны аерым витринага куйдык”, - дип, күргәзмә белән таныштырды Эльмира Низаметдинова.
“Без спектакль декорацияләрен кую белән генә чикләнмичә, театр рухын торгызырга омтылдык. Биредә Тинчуринның иң игътибарга лаек дүрт әсәрен тәкъдим итәбез. Болар – “Сүнгән йолдызлар”, “Американ”, “Җилкәнсезләр” һәм “Зәңгәр шәл”. Тинчуринның бөтен спектакльләре шедевр. Әмма болары турында аерым сөйләргә кирәк, дип саныйбыз”, - дип дәвам итте ул.
Тинчурин театры артистлары күргәзмәнең театр өлеше турында мәгълүмат бирделәр, үзләренең шушы спектакльләрдә тудырган рольләрен искә алдылар. “Сүнгән йолдызлар” безнең репертуарда. Театрда ул 23 сентябрьдә була. Килегез!”, дип тамашачыны чакырды әлеге спектакльне тәкъдим иткән Лилия Мәхмүтова.
Беренче тапкыр 1924 елда куелган “Американ” спектакле Тинчурин театрында 2007 елда яңартылган иде. “Анда төп рольдә театрыбыз артисты Рөстәм Гайзатуллин уйнаган иде. Хәзер бу спектакль репертуарда юк. Әмма театрыбызда Тинчурин әсәрләре бик күп”, - дип, спектакль декорацияләре белән таныштырды Нуретдин Нәҗмиев.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән “Җилкәнсезләр” спектакле дә хәзер Тинчурин театры репертуарында юк. Сүз уңаеннан, әлеге спектакль үткән сезонда Г.Камал театрында куелды.
Масштаблы “Зәңгәр шәл” спектакленең дә Тинчурин театрында куелганы юк. Бу спектакль – Камал театрының визит карточкасы булып тора, һәр сезон шушы спектакль белән ачыла һәм ябыла. Күргәзмәдә “Зәңгәр шәл” спектакле өлешен Тинчурин театрының легендар актрисасы Исламия Мәхмүтова тәкъдим итте. Ул үзенең бу спектакльдә уйнарга хыялланганын искә алды.
“Татар театрының классикасы булган әсәрләр Салих Сәйдәшев белән Кәрим Тинчурин дуслыгыннан туган”, - дип, театраль күргәзмәгә йомгак ясады Концепция авторы - Сәйдәшев музее мөдире Эльмира Низаметдинова.
Күргәзмәдә 100дән артык экспонат кулланылган. Ул 8 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз