news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры яңа сезонын “Карурман” фэнтези әсәре белән ача

Театрның яңа сезоны 20 августта ачыла.

Тинчурин театры яңа сезонын “Карурман” фэнтези әсәре белән ача
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры 87нче театраль сезонын “Карурман” спектакленең премьерасы белән ача. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Тинчурин театрында яңа сезон карантин алдыннан чыгып өлгергән соңгы премьера белән 20 августта ачыла. Спектакль 18:30 сәгатьтә башлана.

“Карурман” фэнтези спектакленең режиссеры – Резеда Гарипова. Пьеса авторлары – Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова.

“Барлык саклану чаралары да күрелә. Тамашачылар маска һәм перчаткалар белән тәэмин ителәчәк”, - дип хәбәр ителә.

Тинчурин театры Татарстан театрларыннан иң беренче булып карантиннан соң спектакль күрсәтә башлады. Моның өчен театр ишегалдында ачык сәхнә төзеде. Театр спектакльләрен Роспотребнодзор таләпләре буенча 50 кеше карый ала.

Ачык һавада спектакльләр театр сезоны ачылгач та эшләвен дәвам итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100