news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театрының яшь режиссеры: Заһидуллинның китүе театрның юнәлешен үзгәртә

Театр яшьләре иҗади җитәкче буларак Резеда Гарипованың билгеләнүен сорадылар.

Тинчурин театрының яшь режиссеры: Заһидуллинның китүе театрның юнәлешен үзгәртә
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова Рәшит Заһидуллинның китүе театрның юнәлешен үзгәртәчәк дип саный. Бу хакта театр җыелышында әйтте.

“Театрның үз юнәлеше бар - кемгәдер ошый, кемгәдер ошамый иде. Монда эш режиссерның китүендә түгел, ә татар театрында яңа юнәлеш формалашуда. Заһидуллин яңа юнәлешләрне кабул итмәде. Аның 26 ел эшләү дәверендә сәхнәдә беркайчан да шәрә ирләр дә, секс та, сүгенүләр дә булмады. Бу аның татар театрына карашы иде. Аның китүе белән театр бу юнәлешен югалта”, - диде режиссер соңыннан журналистларга фикерен шәрехләп.

“Чакырылган режиссерларның һәрберсенең үз карашы булачак. Бу нәрсәгә китерәчәге билгесез, билгесез булуы бераз куркыта”, - диде ул. Резеда Гарипова Рәшит Заһидуллинның яңа режиссерлар алдында ишек ябып куймавын, әмма бөтен заманча авторларны кабул итеп бетермәвен әйтте. “Пьесаның ике бит саен бозыклык кылган героиняларны ничек куйыйм”, дип аптырый иде ул”, - ди режиссер.

Театр яшьләре иҗади җитәкче буларак Резеда Гарипованың билгеләнүен сорадылар. Моны шәрехләп Резеда Гарипова: “Рәшит Галиевич - югары профессионал. Югары дәрәҗәле режиссерны яшь режиссерга алыштыру дөрес түгел дип саныйм”, - диде.

Бүген Тинчурин театры коллективы җыелыш уздырып, мәдәният министрлыгы җитәкчеләре белән очрашты. Сүз театрның киләчәге турында барды.

  • Резеда Гарипова – Тинчурин театрының штаттагы режиссеры. Хәзерге вакытта ул декрет ялында. Театр репертуарындагы “Сүнгән йолдызлар”, “Чулпан”, “Яшерен эзләр” һәм башкалар - ул куйган спектакльләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot