news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театрының «Могҗиза» студиясе беренче тамашасын күрсәтте

Студия сәламәтлеге чикләнгән балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан оештырылган.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 22 декабрьдә, Татар профессиональ театрына нигез салынган көндә, «Могҗиза» театр студиясенең беренче иҗат җимеше — «Булмас димә — була шул!» тамашасы күрсәтелде. Бу турыда Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сценарий авторы һәм сәхнәгә куючы — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Биюләрне куючы — Салават Хәбибуллин. Студия җитәкчесе — театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.

«Могҗиза» театр студиясе КәримТинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында сәламәтлеге чикләнгән балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан оештырылган.

Әлеге эш театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов тәкъдиме белән башланган, Альбина Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге «Во благо вместе» инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot