Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театрының «Могҗиза» студиясе бөтенроссия конкурсында җиңде
Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе 2019 елда ачылды.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Тинчурин театрының «Могҗиза» студиясенә йөрүче балалар «Я могу! Творчество без границ» бөтенроссия конкурсында призер булдылар. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар студиядә «Булмас димә, була шул!» дип аталган спектакль чыгарып, конкурска тәкъдим иткәннәр. Әсәрнең авторы — театр артисты Зөфәр Харисов.
Тинчурин театрында сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе 2019 елның язында оешкан. Проект «Во благо вместе» инициатив төркем ярдәме белән берлектә башкарыла. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерә.
«Могҗиза» театр студиясенең укытучылары — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм яшь артист Салават Хәбибуллин. Кураторы — театрның баш администраторы Зөлфия ханым Бәшәрова.
«Театр студиясе оешканда бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер бу сан 15 кә җитте. Балаларның иң кечкенәсенә — 8 яшь, иң өлкәненә — 12 яшь. Бирегә төрле милләт балалары йөри. Укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли», — диелгән матбугат үзәге хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз