news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театрының легендасы Исламия Мәхмүтова юбилеен премьера белән каршылады

Спектакльдән соң юбилярны котлаулар булачак.

Тинчурин театрының легендасы Исламия Мәхмүтова юбилеен премьера белән каршылады
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрында легендар актриса Исламия Мәхмүтованың юбилее хөрмәтенә "Син бит минем бергенәм" спектакленең премьерасы бара.

Спектакльне үз пьесасы буенча Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова үзе яңартып куйган.

Сәхнә әсәренең нигезендә Чечня сугышында һәлак булды дип саналган егетнең исән-сау авылына әйләнеп кайтуы ята.

Спектакльдә Исламия Мәхмүтованың кызы Лилия Мәхмүтова һәм кияве Ренат Шәмсетдинов катнаша.

Спектакль аншлаг белән бара. Спектакльдән соң юбилярны котлаулар булачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot