news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театрының легендар спектакльләрен видеоязмада карарга мөмкин

Видеоязмалар театрда спектакльләр башлану вакытына туры китереп ачыла.

Тинчурин театрының легендар спектакльләрен видеоязмада карарга мөмкин
архив/Рамиль Гали

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры репертуардан төшкән спектакльләренең видеоязмаларын көнаралаш үзенең YouTube каналына урнаштырып барачак. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Бүген 17.00 сәгатьтә үзенең легендар «Кияүләр» спектаклен карау мөмкинлеген ача. Әлеге комедия Хәй Вахит әсәре буенча 1994 елда куелган иде. 7 апрельдә — «Йосыф һәм Зөләйха» спектакле урнаштырылачак. 9 апрельдә — «Төн яна учакта», 11 апрельдә — «Соңгы риваять».

Әлеге спектакльләр төрле елларда режиссер Рәшит Заһидуллин тарафыннан куелган.

Видеоязмалар театрда спектакльләр башлану вакытына туры китереп ачылачак.

Хәзерге вакытта театрның YouTube каналында Кәрим Тинчуринның «Американ», Нәбирә Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату», Рөстәм Мингалимның «Өченче бүлмәдә эт яши» спектакльләренең видеоязмаларын карарга мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot