news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында Зөлфәт Хәкимнең «Һәлакәткә бер адым» спектакле премьерасы була

Спектакль кешенең юк-барга алданып, ялтыравыклы буш нәрсәләргә кызыгып, үзенең бәхетен югалтып яшәве турында.

Тинчурин театрында Зөлфәт Хәкимнең «Һәлакәткә бер адым» спектакле премьерасы була

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 24-25 декабрьдә Тинчурин театры драматург Зөлфәт Хәкимнең «Һәлакәткә бер адым» спектакленең премьерасын күрсәтә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спектакльнең режиссеры Лилия Әхмәтова. Рольләрдә Алмаз Фәтхуллин, Гөлназ Нәүмәтова, Диләрә Фәттахова, Харис Хөснетдинов, Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәнов.

«Һәр кеше үз бәхете белән туа. Ләкин юк-барга алданып, ялтыравыклы буш нәрсәләргә кызыгып, кеше үзенең бәхетен югалтып яши. Үзенә язмаганны яуларга омтыла, нәтиҗәдә, гөнаһ юлына баса, һәлакәткә бер адым ясый. Барлык бәхетсезлекләр — бәхет эзләү нәтиҗәсе.

Көннәрнең берендә Мисхәт авариягә очраган машинадан зур юл сумкасына салынган акчаларны үзләштерә. Ике юл чатында калган Мисхәт кайсы юлны сайлар? Акчаларны хуҗасына кайтарырмы яки, гөнаһка чумып, үзендә калдырырмы?

Адәм баласының белеп яки белми кылган хатасы аның Гамәл дәфтәренә тиз генә язылмый, ди. Аңа хатасын танырга, янәшәңдә якын, кадерле, газиз кешең булу — үзе зур бәхет икәнлеген аңларга вакыт бирелә. Фәлсәфи уйлануларга бай әлеге спектакль әнә шул турыда бәян итә», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100