Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театрында Зөфәр Харисовның иҗат кичәсе була
Артистны юбилее белән хезмәттәшләре, якыннары, дуслары, республиканың башка театрлары вәкилләре котлаячак.
(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). 19 ноябрь Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовның юбилеена багышланган иҗат кичәсе була, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
"Салган сукмагымнан тайпылмам" дип аталган әлеге концерт-тамаша программасында – Тинчурин театры репертуары спектакльләреннән театральләштерелгән өзекләр, "Зө-Ләй-Лә" төркеме, җырчылар Резедә Төхфәтуллина, Илназ Минвәлиев, Илзидә Госманова, шулай ук шагыйрә Шәмсия Җиһангирова чыгышлары. Артистны юбилее белән хезмәттәшләре, якыннары, дуслары, республиканың башка театрлары вәкилләре котлаячак.
Белешмә өчен: Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов 1956 елның 16 ноябрендә Мөслим районы Түбән Табын авылында туа. Мәктәптә укыган вакытларда ук сәнгатьле сүзгә, җырга-моңга, биюгә хирыс була. Шуңа күрә ул, балачак хыялларын тормышка ашыру максаты белән, 1974 елны, мәктәпне тәмамлагач Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына килә, остазы Ширияздан Сарымсаков ярдәме белән режиссерлык һәм актерлык серләренә төшенә. Хәрби хезмәтен төгәлләгәннән соң, 1981 елда Зөфәр Харисов Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Биредә ул тормышта үз юлын таба, танылган актерга әверелә.
Зөфәр Харисов – киң иҗади колачлы күпкырлы актер. Еллар узу белән аның осталыгы арта, сәхнә геройларының психологик холыклары да тирәнәя. Чирек гасыр эчендә артист 90нан артык образ иҗат итә. Алар төрледән-төрле. Болар Гаскәр (“Аршин мал алан”), Рәшит (“Назлы киияү”), Сәйяр (“Әни килде”), Низам (“Хикмәтле доклад”), Хафиз (“Сынган беләзек”), Ямгырчы би (“Итил суы ака торур”), Габдуллаҗан (“Американ”), Шакирҗан (“Сакла, шартламасын!”), Полоний (“Гамлет. Күренешләр”), Җамали (“Кияүләр”), Габдерәхим (“Бер тамчы ярату”), Йагъкуб (“Йосыф-Зөләйха”), Йозеф Штайнер (“Без барыбыз да кешеләр”), Чичән шагыйрь – (“Кара пулат” опера-риваяте) кебек төрле жанрларда иҗат ителгән, яшьләре, холыклары, кешелек хасиятләре ягыннан бик тә үзенчәлекле булган образлар. Аларның барысы да сәләтле актер тарафыннан тудырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз