news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театрында «Йөрәктән - йөрәккә» дип исемләнгән хәйрия чарасы була

“Шүрәле- онлайн” спектакле күрсәтелә, вәгазь укыла

 (Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, “Зәкәт” хәйрия фонды белән берлектә, «Йөрәктән - йөрәккә» дип исемләнгән хәйрия чарасы уздыра. Ул 24 декабрьгә планлаштырылган, башлану вакыты – сәгать 10.30. Бу көнне ятим һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Шамил Фәрхетдиновның “Шүрәле- онлайн” спектакле күрсәтелә. Балалар биредә ислам дине, Мәүлет бәйрәме турында (пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. туган көне) вәгазь дә тыңлый ала.

Театр Казанның балалар, тернәкләндерү йортларыннан булган 300ләп баланы үзенә бәйрәмгә җыячак. Әлеге чарада “Зәкәт” фонды генераль директоры Илнур Вәлиев һәм хәйрия фонды белгече Майя Борһанова катнашачак.

Әлеге спектакль иганәчеләр белән берлектә уздыра, алар - ТР газлаштыру фонды, Казан медицина инструментлары заводы, «Таттелеком» ЯАҖ, «Газпром межрегионгаз Казань» ЯАҖ, “Алмаз холдинг” зәркән компаниясе, дип хәбәр итә театрның мәгълүмат үзәгеннән Рузалия Тимербаева.
Бу хәйрия акциясе тормышның кырыслыгын кечкенәдән үк үз җилкәләрендә тойган, ана назына тилмергән сабыйларга бәхет-шатлык өләшү, аларны рухи яктан үстерү мөмкинлеге буларак кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot