Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театрында ветераннар өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына “Хәтер уты һаман якты әле” дигән кичә һәм концерт була
Беренчесе театрның сәхнә ветераннарына багышланган булса, икенчесе - театрның даими тамашачылары булган 300дән артык сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). 8 май көнне 11.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына дип театрның сәхнә ветераннарына багышланган “Хәтер уты һаман якты әле” кичәсе була. Анда сугышта үлгән артистларны искә алу, тылдагы хезмәт, сугыш чорында куелган әсәрләрне барлау ниятләнә. Анда чакырылган ветераннар арасында сугыш һәм тыл ветераннары да бар, дип “Татар-информ”га хәбәр итә театрның матбугат үзәгеннән Рузалия Тимербаева.
Бәйрәм чарасы Тинчурин театры, Арча якташлыгы һәм Татарстан Республикасының халык артисткасы Гөлзадә Сафиуллинаның җыр студиясе тарафыннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылган хәйрия концерты белән дәвам иттереләчәк. Концерт 13.00 сәгатьтә башлана. Чара шулай ук Тинчурин театрының даими тамашачылары булган Казан шәһәреннән һәм Татарстанның һәрбер районыннан барлыгы 300 дән артык сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары өчен оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз