Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театрында Туфан Имаметдинов Илгиз Зәйниев пьесасын куя башлый
Җәй буласы премьера чикләүләр аркасында көзгә күчерелгән - ул сентябрьдә көтелә.
(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рзилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры планлаштырылган спектакльләрен барысын да куячак, бары тик вакыты гына чигерелә. Бүген Тинчурин театр җитәкчелеге матбугат конференциясендә бу сезонда театрның эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм алдагы планнары белән уртаклашты.
«Бу сезон үзенчәлекле булды — төрле режиссерлар эшләде. Дүрт спектакль чыгара алдык. Дүртенчесе — „Карурман“ куелып бетү белән пандемия башланды. Чираттагы спектакль 18 июньдә чыгарга тиеш иде», — диде тетар директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Чираттагы спектакль — Илгиз Зәйниевның «Полиционер» комедиясе. Аны Туфан Имаметдинов куя. Рольләр бүленгән, әсәрне онлайн укулар башланган. Чикләүләр аркасында премьера көзгә күчерелгән — ул сентябрьдә көтелә.
Ноябрь аенда театрда Диана Сафарова Рүзәл Мөхәммәтшин пьесасы буенча «Асыл кош» мюзиклын чыгарыр дип көтелә. Сентябрьдә булырга тиешле соңракка күчерелгән.
«Ноябрьдән спектакль куярга Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевны көтә идек. Аның вакыты күчерелерме — әле сөйләшеп бетерәсе бар», — ди Фәнис Мөсәгыйтов.
Хәзерге вакытта Тинчурин театры артистлары җәйге ялга китте. Алар 2 июльдә ялдан чыгачак һәм репетицияләрне дәвам итәчәк.
Татарстан театрлары санитар-эпидемиологик хәл аркасында 19 марттан спектакльләр күрсәтүне туктаткан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз