news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында спектакльләрне яшь режиссер Резедә Гарипова куячак

“Ул баш режиссер түгел, ә театр труппасында унынчы сентябрьдән спектакльләр һәм репетицияләр чыгара торган режиссер”, - ди ТР мәдәният министры.

Тинчурин театрында спектакльләрне яшь режиссер Резедә Гарипова куячак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә спектакльләр чыгару белән хәзерге режиссер Резедә Гарипова шөгыльләнә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

"Резедә Гарипова – Рәшит Заһидуллинның укучысы. Һәм ул бүген шулай ук режиссер статусында кала. Бу баш режиссер түгел, ә театр труппасында унынчы сентябрьдән спектакльләр һәм репетицияләр чыгара торган режиссер”, — диде ул.

Министр искәрткәнчә, 2015 елдан башлап Тинчурин театры сәхнәсендә унҗиде спектакль куелган, шуларның унбере элеккеге баш режиссер Рәшит Заһидуллин, биш спектакль – Резедә Гарипова тарафыннан сәхнәләштерелгән. “Резедә Гарипова баш режиссер статусына ия булмаячак”, - диде Ирада Әюпова.

  • Элегрәк Татарстан Мәдәният министрлыгының Тинчурин театрында баш режиссер вазифасын ике елга "туктатырга" ниятләве билгеле булды. Бу вакыт эчендә театр сәхнәсендә спектакльләрне чакырылган режиссерлар куяр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100