news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында шагыйрь Рифат Җамалның иҗат кичәсе узачак

Кичә 14 февральгә билгеләнгән.

Тинчурин театрында шагыйрь Рифат Җамалның иҗат кичәсе узачак
Рамил Гали/архив

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Тинчурин театрында шагыйрь Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре» әдәби-музыкаль кичәсе уздырыла. Кичә 14 февральгә билгеләнгән. 18:30 сәгатьтә башлана.

«Иҗат кичәсендә Алмаз Хәмзин, Мирсәит Сөнгатуллин, Рамил Миндияр, Бәширә Насыйрова, Айдар Габдинов, Рәсимә Нигъмәтуллина, Фәрит Мирзануров, Илдус Әхмәтҗанов, Тинчурин театры артистлары һәм Арча ягы сәхнә йолдызлары чыгыш ясаячак», — дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.

Рифат Җамал — шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Республиканың фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Шәйхи Маннур һәм Һади Такташ исемендәге әдәби бүләкләр иясе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100