Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театрында сезонның беренче премьерасы – "Ефәк баулы былбыл кош" әсәре көтелә
Язучы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан сәхнәгә куелган спектакльнең премьерасы 25-26 ноябрьдә була.
(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 25-26 ноябрь көннәрендә быелгы сезонның беренче премьерасын – Аяз Гыйләҗевнең "Ефәк баулы былбыл кош" мелодрамасын тәкъдим итә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Спектакль 2018 елда күренекле татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерелә. "Ефәк баулы былбыл кош" – традицион татар театры кануннары буенча куелган классик мелодрама.
Әсәрне театрның баш режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәләштерде. Рәссамы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Кумысникова, композиторы – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгуть Имашев.
Спектакльдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Люция Галләмова, Сәлим Мифтахов, Лилия Мәхмүтова һәм яшь артистлар Лилия Камалиев, Айдар Фәтхрахманов катнаша.
Аяз Гыйләҗевнең "Ефәк баулы былбыл кош" әсәре К.Тинчурин театрында 1982 елда режиссер Равил Тумашев тарафыннан куелган булган. Спектакльдә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында – ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Анда тәрбияләнүчеләрне язмыш төрле юллар белән шунда китергән. Күбесе кайчандыр шау-шулы зур гаиләләре белән яшәгән бу өлкәннәрнең барысын да ялгызлык берләштерә. Әлбәттә, дәүләт аларны ташламый – картлык көннәрендә сыеныр урын һәм ашау-эчү белән тәэмин итә. Ләкин адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк. Хөкүмәт йортында тәрбияләнүчеләргә әнә шулар җитми. Кемдер гаиләсен сугыш елларында югалткан, икенче берәүләр балалары исән булып та ятим калган. Төп каһарман Рәшидәнең дә кайчандыр үз гаиләсе булган. Әмма, өч улы сау-сәламәт була торып та, ул бүген гомер көзен картлар йортында уздырырга мәҗбүр.
Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картлыгыңны ялгыз каршылаумы? Мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр белән сугарылган әлеге әсәрдә шушы сорауларга җавап эзләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз