news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театрында куелган эксперименталь операларны "Алтын битлек" экспертлары караячак

"KazanOperaLab" проекты кысаларында өч опера спектакле әзерләнгән.

Тинчурин театрында куелган эксперименталь операларны "Алтын битлек" экспертлары караячак
Владимир Васильев

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Сфорцандо" фондының "KazanOperaLab" проекты кысаларында чыгарылган эксперименталь операларны "Алтын битлек" экспертлары караячак. Бу хакта проект җитәкчесе Данияр Соколов әйтте.

Татарстан Мәдәният министрлыгында "KazanOperaLab" проекты эшчәнлеге буенча матбугат конферциясе үтте. Матбугат чарасында "KazanOperaLab" проекты яшьләре - Ильяс Камал, Илдар Камалов, Василиса Шмелева һәм "Сфорцандо" фонды җитәкчесе Данияр Соколов катнашты.

Спектакльләрнең икесе Тинчурин театры сәхнәсендә 4 февраль көнне була. Өченчесе - Ильяс Камалның Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосы буенча язылган "Минем Такташ" операсы әлегә тулысынча әзер түгел.

"KazanOperaLab" проекты кысаларында татар һәм рус телләрендә спектакльләр әзерләүче яшьләр үзләренә ярдәм иткән Тинчурин театрына рәхмәт әйттеләр.  

news_right_1
news_right_2
news_bot