news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театрында икенче буын щепкинчылар юбилей кичәсенә җыела

Кәрим Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Зарипованың 55 яшьлегенә багышланган «Дөнья матур, дөнья киң» иҗат кичәсе узачак.

Тинчурин театрында икенче буын щепкинчылар юбилей кичәсенә җыела
Тинчурин театрының матбугат үзәге

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Зарипованың 55 яшьлегенә багышланган «Дөнья матур, дөнья киң» иҗат кичәсе узачак.

«Юбилярны курсташлары — икенче буын щепкинчылар — Илдус Габдраханов, Илсөя Төхфәтуллина, Мәрьям Йосыпова, Айрат Арсланов, Раушан Шәрипов, Ренат Аюпов, Фердинанд Хафизов һәм башкалар котлаячак», дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.

Бенефиста спектакльләрдән өзекләр уйналачак, биюләр, шигырьләр, җырлар башкарылачак. Шулай ук Зөлфия Зарипова катнашкан «Габбас хәзрәт», «Килен киленне сынар», «Урын», «Каргышлы балачак» телефильмнарыннан өзекләр күрсәтеләчәк.

Кичәнең режиссеры — Резедә Гарипова.

Иҗат кичәсе 20 гыйнварга билгеләнгән.

  • Зөлфия Зарипова 1988 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлаган.
news_right_1
news_right_2
news_bot