Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театрында Хәбир Ибраһим пьесасы укылачак
Тинчурин театрында «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проекты заманча татар драматургиясе белән таныштыра.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрында иртәгә «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проекты кысаларында Хәбир Ибраһимның яңа пьесасы укылачак.
Тинчурин театрының матбугат хезмәте заманча драматургия белән кызыксынучыларны ачык пьеса укуга чакыра. Иртәгә артистларга һәм тамашачыга Хәбир Ибраһимның «Фидан+Зөһрә» пьесасы тәкъдим ителә.
Пьесаны артистлар укый. Фикер алышуда автор да катнаша.
Тинчурин театры заманча татар драматургиясен куюга йөз тотты. Үткән театр сезоныннан башлап театр музеенда пьесалар укыла башлады.
Проект кысаларында Мансур Гыйләҗев, Рәдиф Сәгъди, Данил Салихов һәм башка драматургларның әсәрләре укылып фикер алышынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз