news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театрына “Гөлшаян” әйләнеп кайта

Премьера 2018 елның 5 гыйнварында көтелә.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрында Мирсәй Әмир пьесасы буенча «Шаян Гөлшаян» спектакле репетицияләре бара, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Театрның баш режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин бу әсәргә икенче тапкыр мөрәҗәгать итә. Беренче тапкыр комедия 2005 елда чыгарылган иде. Бу юлы аның жанры — комедия-буфф дип билгеләнгән.

Премьера 2018 елның 5 гыйнварына тәгаенләнгән.

Спектакльнең рәссамы — Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов.

Спектакльдә театрның яшь артистлары Диләрә Фәттахова, Салават Хәбибуллин, Камилә Галиева, Артем Пискунов, Алмаз Фәтхуллин, Илнур Байназаров, Рөстәм Гайзуллин, Айдар Фәтхрахманов катнаша.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot