news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры Татарстан авылларына гастрольләргә чыга

Репертуарда булган өч спектакльне коллектив авылларда күрсәтәчәк.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа сезон башланыр алдыннан Татарстан районнары буйлап иҗади сәфәргә чыга, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Аерым алганда, 12 августта коллектив Биектау районының Айбаш авылында “Алтын көз” комедиясен тәкъдим итәчәк, 18 августта Кукмара районы Зур Кукмара авылында “Күрәсем килгән иде...” мелодрамасы күрсәтелә. Сезон премьерасы – күренекле язучы, драматург Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен 19 августта - Биектау районы Ямаширмә авылы халкы, 23 августта исә Питрәч районы Шәле авылында яшәүчеләр карый алачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot