news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры тамашачыга үзенең оркестр чокырын тәкъдим итте

"KazanOperaLab" проектының беренче ике спектакле Тинчурин театрында башкарылды.

Тинчурин театры тамашачыга үзенең оркестр чокырын тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры залында тамашачыга беренче тапкыр театрның оркестр чокыры тәкъдим ителде. Әлеге бинада Тинчурин театры коллективы үзе кулланмаган оркестр чокырын "KazanOperaLab" камерный опералары өчен ачтылар.

"KazanOperaLab" проектының беренче ике эше кичә Тинчурин театрында тәкъдим ителде. Болар – “1 + 6” һәм “Бледно-голубая точка” камера опералары. Беренчесенең либретто авторы – Павел Поляков, композиторы - Ләйсән Абдуллина. Икенчесенең либретто авторы – Сөмбел Гаффарова, композиторы – Илдар Камалов.

Опералар «Sforzando» яшьләр оркестры катнашында башкарылды. Дирижер – Евгений Сакмаров. Оркестрның һәм әлеге проектның сәнгать җитәкчесе – Данияр Соколов. Операларда Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан музыка көллияте студентлары катнашты.

Спектакльләр тулы залга күрсәтелде. Тамашачы нигездә музыканы югары бәяләде. "Мондый лабораторияләр композиторлар, яшь музыкантлар өчен бигрәк тә кирәк, бу яңа формат", - диде Казан консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин. 

Әлеге проектның өченче спектакле бераз соңрак – 25 февральдә булыр дип көтелә. “Минем Такташ” операсының авторлары – Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Ильяс Камалов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100