news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры сезонның беренче премьерасына чакыра

Спектакль 6, 7 октябрь көнне тамашачыга тәкъдим ителә.

Тинчурин театры сезонның беренче премьерасына чакыра
"Татар-информ" архивы

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Тинчурин театры яңа сезонның беренче премьерасына чакыра. Салават Юзеев пьесасына нигезләнгән «Кияү урлау» комедиясе — татар театрларындагы премьераларның беренчесе.

Спектакль 6, 7 октябрь көнне тамашачыга тәкъдим ителә. «Тыйнак „санта барбаралы“ нәни блокбастерга рәхим итегез», — дип кызыктыра тетар тамашачысын.

Салават Юзеев пьесасын татарчага Хәбир Ибраһим тәрҗемә иткән. Сәхнәгә куючы — Регина Саттарова, рәссам — Ләйсән Хөсәенова, композитор — Гөлнара Тимербулатова.

«Кияү урлау» комедиясе эскиз буларак яз көне «Алкыш» театр лабораториясендә күрсәтелгән иде. Театр аны спектакль буларак үстерергә карар иткән. Сәхнә әсәрен эскиз эшләгән команда әзерли.

Рольләрдә: Зөфәр Харисов, Ирек Хафизов, Лилия Мәхмүтова, Ренат Шәмсетдинов, Зөлфәт Закиров, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин һәм башкалар.

  • Кайчандыр ике дус — Азват белән Садрый туганлашырга уйлап, балаларны өйләндерешәбез дип ант итешкән була. Икесенең дә малай тугач, ант онытыла. Әмма үләренә өч көн кала Азват бабай күптәнге антны исенә төшерә һәм йоланың оныкларга күчүен белдерә. Соңгы әманәт үтәлмәгән очракта, нәселгә бәхетсезлек киләчәк дип искәртә. Нәтиҗәдә, бабай өчен махсус никах оештырып, кияү урларга булалар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100