news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры репертуарындагы ике спектакль Резеда Сәлахованың эшкә чыкканын көтә

Резеда Сәлахова декрет ялына киткәндә 12 ролен коллегаларына калдырган булган.

Тинчурин театры репертуарындагы ике спектакль Резеда Сәлахованың эшкә чыкканын көтә
Султан Исхаков, tinchurinteatr.ru

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры репертуарындагы ике спектакльнең афишалардан югалып торуы театр актрисасы Резеда Сәлахованың бу сезонда декрет ялында булуына бәйле.

“Гамлет. Күренешләр” һәм “Чулпан” спектакльләрендә рольләремә алмаш куелмады. Режиссер шулай хәл итте. Алар киләсе театр сезонына кадәр мине көтә”, - диде Резеда Сәлахова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Резеда Сәләхова – Тинчурин театрының яшь буыны арасында иң популяр актрисаларның берсе. Алар Артем Пискунов белән бер төркемдә укыйлар һәм 2008 елда театрга бергә киләләр. Яшьләр 2016 елда өйләнешә. Уллары Әскәр исемле.

Актриса декрет ялына киткәндә үзе уйнаган 14 спектакленең уникесенә үз урынына алмаш кертеп калдырган.

“Мин бит озакка китмәдем, киләсе театр сезонында бәлки уйный да башлармын. 3 мартта Әскәргә 1 яшь тула. Әкренләп йөри дә башлады. Сәхнәне сагынам, театрга эшкә чыгасы чакларымны көтәм”, - диде Резеда Сәләхова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100