Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тинчурин театры Рөстәм Гайзуллин өчен махсус язылган моноспектакль чыгара
Премьера 13 апрельгә билгеләнгән.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры детектив моноспектакль чыгара. Әсәр Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин өчен махсус язылган.
«Спектакльнең үзенчәлеге актерда. Моноспектакльгә алыну өчен зур тәвәккәллек кирәк. Кешеләр аңа алынмый. Сәгать ярым эчендә тамашачының игътибарын җәлеп итеп фикерне җиткерергә тиешбез. Рөстәмнең моны башкара алуын күрдек», — диде спектакльнең режиссеры Марсель Мәхмүтов.
«Спектакль актер өчен язылды. Сюжеты тормыштагы вакыйгаларга нигезләнмәгән, тулысынча уйлап табылган. Теманы да режиссер һәм актер белән бергә билгеләдек», — диде автор Лилия Сәләхетдинова.
Рөстәм Гайзуллин моноспектакльдә уйнау үзенең хыялы булуын әйтте. «Моңарчы татып карамаган, тотып карамаган әйбер иде бу. Әмма асылына төшенә башлагач башка төсле дә уйлый башлыйсың икән», диде ул.
«Бу спектакль чыгып карасын да алга таба эшне традицион форматта дәвам итергә иде. Артистның шәхси репертуарында моноспектакльләр күп булырга тиеш түгел», диде ул.
Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов бу спектакльнең 2019 елның сентябрендә үк куелырга планлаштырылган булуын билгеләп үтте. «ТР Театр әһелләре берлегенең хәер-фатихасы да алынган иде. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында ул вакытта куелмады», — диде.
Премьера 13 апрельгә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз