Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театры премьера әзерли
Тинчурин театры премьера әзерли
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа премьера әзерли. Мирсәй Әмирнең “Гөлшаян” дип исемләнгән әсәре буенча куелачак әлеге премьера татар театрының 100 еллыгына багышлана.
1906 елның 22 декабрендә бертөркем татар яшьләре тарафыннан җәмәгать спектакле уйнала. Нәкъ менә әлеге дата театрның туган көне буларак тарихка кереп кала. Ләкин моңа унтугызынчы гасыр ахырында ук татар телендә пьесалар язылып, аларның мәдрәсәләрдә куелуы турында мәгълүматлар сакланган.
ХХ йөздә профессиональ театрларның берсе “Сәйяр” труппасы була. Аңа Ильяс Кудашев-Ашказарский нигез сала. Соңрак исә труппа белән “театрның атасы” – Габдулла Кариев (үзе исән чакта ук аны шулай атап йөртәләр) җитәкчелек итә. 1907 елда театрга беренче актириса – Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская килә.
Татар театр сәнгатен үстерүдә К.Тинчурин, Н.Сакаев, Г.Болгарская, Н.Таҗдарова, М.Мутин, З.Султанов, Ш.Шамильский, Х.Уразиков, Б.Тарханов, Ф.Ильская, Х.Әбҗәлилев, Камал III, Х.Сәлимҗанов, Ф.Халитов, Г.Шамуков кебек күренекле шәхесләр үзләреннән зур өлеш керткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз