news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры Милли китапханә укучыларын яңа премьерасы белән таныштырды

«Тинчурин театры +» проекты Милли китапханәнең туган көнендә Уку залында старт алды.

Тинчурин театры Милли китапханә укучыларын яңа премьерасы белән таныштырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Милли китапханәсе үзенең 155 еллыгын Тинчурин театры артистлары һәм театраль тамашачылар белән үткәрде. Театр Милли китапханәнең Татар әдәбияты бүлегенең уку залында «Тинчурин театры +» проекты кысаларында үзенең соңгы премьерасын презентацияләде.

«Тинчурин театры +» театраль кичәгә әдәбият һәм театр сөючеләр белән очрашуга «Акча бездә бер букча» («Һәлакәткә бер адым») спектаклендә катнашучы актерлар – Татарстанның атказанган артистлары Алмаз Фәтхуллин, Гөлназ Нәүмәтова һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов килгән иде.

ТР Милли китапханәсе ягыннан тамашачыны халык шагыйре, китапханәнең багучылар шурасы рәисе Разил Вәлиев сәламләде. «Бүген республиканың баш китапханәсе барлыкка килүенә 155 ел. Бу – зур бәйрәм. Шушы көнне безгә иң мәшһүр татар театрларының берсе кунакка килде. Минем өчен бу театр биредә ике әсәрем куелу белән дә якын. Яңа гына театрда Зөлфәт Хәким әсәре буенча спектакль чыкты. Зөлфәт Хәким безнең зур язучыбыз, сез аны музыкант та, җырчы буларак та беләсез», - диде ул.

Разил Вәлиев сүз уңаеннан Зөлфәт Хәким биографиясеннән кызыклы бер фактны җиткерде. «Зөлфәт Хәким 1989 елда Казанга күчеп килгәч аның беренче эш урыны безнең китапханәдә булды. Ул китапханәнең Маркс урамындагы бинасында бер бүлмәдә яшәп иң матур җырларын иҗат итте. Бу китапханәнең иҗат кешеләре өчен җылы өй булуы турында сөйли», - диде күренекле шагыйрь..

Очрашу темасы итеп алынган «Акча бездә бер букча» спектаклендә төп рольне башкаручы Алмаз Фәтхуллин сүзен үзенең китапханәче улы булуыннан һәм китаплар арасында үсүеннән башлады. Ә бу спектакльдә төп геройның хатынын уйнаучы актриса Гөлназ Нәүмәтова: «Бирегә – шушы кадәр китап арасына килеп кергәч, минем күзләрем спектакльдә акча күргәч күзләре янган героинямныкына охшап калды. Китап күзләремне яндырды», - диде.

Алхәбәрдә әйтелгән булса да, очрашуда Зөлфәт Хәким катнаша алмады. Тамашачы аны күрергә теләгән булуын әйтте. «Без аны бик тә күрергә теләгән идек. Аның әсәрләрен бик яратып укыйбыз. Юксынуыбызны җиткерегез», - диде залдагы тамашачы.

Зөфәр Харисов спектакльдәге имам образын очрашуда да дәвам итте. Ул тамашачы арасында театр училище студентлары барлыгын искәртеп, халкыбызның бөеклеге һәм китапның кадере турында фәлсәфи уйларын җиткерде. Ул театрга Зөлфәтнең беренче тапкыр Дамир Сираҗиев белән китеп чыгуын искә алды. «Зөлфәт Хәкимнең дә мәгънәле язучы булып китүе иҗатын китаплар арасында башлаудан булгандыр. Аның безнең театрда куелганы булмады. Куелганда каршылыклар күп булды. Хакыйкать бәхәстә туа», - диде ул.

Очрашуда спектакльдән өзек тә тәкъдим ителде. Кичәгә килүчеләр артистларга сораулар бирделәр һәм җаваплар алдылар. Очрашу азагында тамашачылар арасында спектакльгә билетлар уйнатылды.

  • «Тинчурин театры +» проекты кысаларында театр тамашачылар белән бергә премьералар турында фикер алышырга, спектакльнең иҗат төркеме белән таныштырырга ниятли. Проектның темалары төрле бәйрәмнәргә, театрдагы истәлекле вакыйгаларга да багышланырга мөмкин. Очрашулар китапханәләрдә, музейларда, парк-скверларда узачак. Форматы да төрле булачак – түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, театраль экскурсияләр һәм уен форматлары күзаллана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100